«Алар барысын да белә»: танып белү сәгате (0+)

20 октябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» проекты кысаларында нәни китап сөючеләр өчен балалар энциклопедияләренә багышланган «Алар барысын да белә» дигән танып белү сәгате уздырды. 

Они знают все
3
1
2
4
5

Һәр бала көненә дистәләгән сорау бирә, аңа барысы да кызык һәм нәкъ менә сорау килеп чыккач та җавап алу мөһим. Очрашу барышында китапханәче әйләнә-тирә мохиттәге барлык нәрсә турында аңлаешлы һәм кызыклы итеп сөйләүче төрле энциклопедияләр белән таныштырды. Балалар кайсыдыр белешмәлекләр елга, шәһәр, диңгез исемнәрен үз эченә алуы, икенчеләре – хайваннар һәм үсемлекләр, өченчеләре – машина һәм техника турында сөйләвен һәм китапларның һәрберсендә укучы үз сорауларына җавап алуы турында белде.
Чара азагында алган белемнәрен ныгыту өчен «Бу китаплар барысын да белә» уен-эзләнүе уздырылды. 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: